Спорт

Татарстанда велоспорт чемпионаты старт алды

Бүген Иннополиста велоспорт буенча Россия чемпионатының беренче көне башланды. Иртәгә шунда ук катнаш эстафета ярышлары узачак, дип яза «Татар-информ» МА.

4 һәм 5 июльдә спортчылар Казанга күченә – анда команда дисциплиналары буенча көч сынашачаклар. Барлык ярышлар 1-5 июль аралыгында узачак.

Беренче көнне индивидуаль йөгерешләрдә хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында медальләр уйнатыла.


Нет комментариев