Татарстанда укучыларның 70 проценты имтиханда балларын арттыра алган
Татарстанда бер имтиханны кабат тапшырган чыгарылыш укучыларының 70 проценты үз нәтиҗәләрен яхшырта алган. Бу хакта республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Мәгълүматны «Татар-информ» агентлыгы җиткерә.
«2024 елдан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән 11нче сыныф укучыларына бер имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлеге булдырылды. Бу хокуктан файдаланучы чыгарылыш укучыларының саны арта бара», – диде ул.
Илсур Һадиуллин мәгълүматлары буенча, быел республикада 3 меңнән артык укучы бер имтиханны кабат тапшырган. Аларның 13 проценты элеккеге нәтиҗәсен саклап калган, ә 17 процентының балллары начарайган.
Министр ассызыклаганча, быел Бердәм дәүләт имтиханында барлыгы 416 укучы югары нәтиҗәләргә ирешкән: 364 кеше — 100 балл, ә 50 укучы 200 балл җыйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев