Татарстанда туучылар саны кимегән
Үткән елда Татарстанда бала табу күрсәткече 1,2 процентка кимеп, репродуктив яшьтәге бер хатын-кызга 1,451дән 1,434 бала туры килә башлаган, дип хәбәр итте республика Дәүләт Советы утырышында Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, дип яза «Татар-информ» ИА.
Шулай да республикада бала табуның кимүе тулаем ил буенча түбәнрәк, чөнки Россиядә бу күрсәткеч 2,8 процентка төшкән. Министр аңлатуынча, туучылар саны азаюы 1990 нчы еллардагы «демографик чокыр» аркасында хатын-кызлар саны кимү, беренче баланы табу яше 26 дан 29 яшькә кадәр арту һәм халыкның гомуми картаюы белән бәйле.
Демографик сәясәтне хуплау өчен Татарстанда күпбалалы, аз керемле, студентлар гаиләләренә һәм үзенчәлекле балалар үстерүчеләргә комплекслы ярдәм күрсәтелә. Бу максатларга республика бюджетында 30,6 миллиард сум каралган, бу узган елгыдан 24 процентка күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев