Татарстанда туйлар өчен иң популяр даталар билгеле булды
Татарстанда яшь парларның күпчелеге никах теркәү өчен җәй айларын сайлый.
2025 елда барлык туйларның 30 проценты июль һәм август айларына туры килгән. Бу мәгълүматларны ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова ведомствоның йомгаклау коллегиясендә җиткерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.
Иң күп гариза бирелгән даталар — 25 июль (434 никах) һәм 8 август (383 никах). Шулай ук Россия көне, Татарстан Республикасы көне һәм Халык бердәмлеге көне кебек дәүләт бәйрәмнәрендә гаилә кору популярлаша бара.
Коллегиядә икенче ел рәттән уздырылучы республика акциясенә аерым игътибар бирелде. Аның кысаларында бер көндә берьюлы 45 пар — һәр муниципалитеттан берәр гаилә — никахлаша. «Бу — гаилә кыйммәтләрен ныгытуның уңай үрнәге. 2024 елда әлеге акция кысаларында төзелгән 45 гаиләдә инде 18 бала дөньяга килүе куандыра», — дип билгеләп үтте Әхмәтова.
Коллегия эшендә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Россия Юстиция министрлыгы вәкиле катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев