Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстанда татар теленнән имтихан тапшыручылар саны ике тапкыр арткан

2026 елда Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын 79 укучы тапшырган – бу узган елдагы күрсәткечтән ике тапкырга күбрәк. Уртача балл – 84,56. Бу хакта бүген Казан федераль университетында узган очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

Министр сүзләренә караганда, быел татар теленнән тыш, татар әдәбиятыннан да имтихан тапшыручылар күбәйгән. Бер укучы ике фәннән дә сынау тоткан – аның әдәбияттан нәтиҗәсе 94,33 балл тәшкил иткән. Узган ел бу фәннәрне барлыгы 32 кеше сайлаган иде.

Татар теле имтиханын сайлаучылар арасында казанлылар алдынгы – 58 укучы. Шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Кайбыч, Кукмара, Мөслим, Яңа Чишмә, Норлат һәм Балык Бистәсе районнары укучылары да бу сынауны тапшырган.

Һадиуллин бу күрсәткечне яшьләрнең туган телгә, мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәте дип бәяләде. Аның әйтүенчә, бу – укучыларның туган телгә патриотик мөнәсәбәтен күрсәтүче мисал. Тел белеме теләсә нинди һөнәрдә дә кирәк булачак һәм максатка ирешергә ярдәм итәчәк.

Министр шуны да ассызыклады: Татарстанда туган телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Ләкин гаиләдәге тел мөнәсәбәте дә бик мөһим, ә мәктәп шул гаилә нигезен үстерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев