Татарстанда суда фаҗигаләр һәм батып үлүчеләр саны кимегән
Соңгы ярты елда Татарстанда су объектларында фаҗигаләр һәм һәлак булучылар саны кимегән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган утырышта ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Беренче мәгълүматлар буенча, ел башыннан республика сулыкларында барлыгы 45 фаҗига теркәлгән. Суда 31 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган, ә 25 кеше (шуларның алтысы – балалар) коткарылган.
Чагыштыру өчен: узган елның шул чорында 44 кеше, шул исәптән дүрт бала һәлак булган иде, ә 30 кеше коткарылган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев