Татарстанда соңгы өч елда беренче тапкыр никахлашучылар саны артуы теркәлде
Татарстанда демография өлкәсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә: узган ел йомгаклары буенча рәсми рәвештә теркәлгән гаиләләр саны 1,7%ка артып, 24 097гә җиткән.
Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең төбәк политсоветы президиумы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
«Бердәм гаилә» партия проекты кураторы билгеләп үткәнчә, мондый үсеш республикада соңгы өч ел эчендә беренче тапкыр күзәтелә. Әхмәтова сүзләренчә, бүгенге яшьләрнең күбесе беренче планга карьера үсешен, укуны һәм финанс мөстәкыйльлеген куя, ә гаилә коруны кичектереп тора. Шул сәбәпле, дәүләт яшьләрне гаилә корырга һәм балалар таптырырга стимуллаштыручы ярдәм чараларын кертүгә зур игътибар бирә. Мисал өчен, республиканың югары уку йортларында никахлашудан башлап бала туганга кадәр студентларга түләнә торган төрле финанс ярдәме чаралары гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, Татарстан Рәисе ярдәме белән «Яшь парлар гранты» проекты эшләп килә. Узган елда 80 пар туй уздыру өчен 100 мең сум күләмендә грант алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев