2022–2025 еллар эчендә Татарстанда теркәлгән никахлар саны 3,3 меңнән артыкка (12 процентка) азайган.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Статистика мәгълүматларына караганда, туйлар саны елдан-ел кими барган, әмма узган елда никахлашучылар бераз күбәйгән:
* 2022 ел: 27 428 никах;
* 2023 ел: 25 219 никах;
* 2024 ел: 23 683 никах;
* 2025 ел: 24 097 никах (алдагы ел белән чагыштырганда күрсәткеч 1,7 процентка югарырак).
Белгечләр билгеләп үткәнчә, республика халкының күпчелеге әле дә ныклы берлек төзергә омтыла: парларның 70 проценты рәсми мөнәсәбәтләргә гомерләрендә беренче тапкыр кергән. Анализ барышында гаилә кору өчен иң популяр яшь тә билгеләнгән. Татарстанда ир-атлар бу җаваплы адымга ешрак 25 яшьтән 29 яшькә кадәрге чорда карар итә, ә хатын-кызлар арасында никахлашуның иң актив чоры 18–24 яшькә туры килә.
Нет комментариев