Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда сишәмбе көнне яңгыр, боз явуы һәм җылы һава көтелә

16 июньдә республика буенча алмашынучан болытлылык көтелә. Иртәнге сәгатьләрдә урыны белән кыска вакытлы явым-төшем узды, ә көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал, боз явуы да фаразлана. Аерым участокларда таң алдыннан томан төшүе мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Җил, төньяк-көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исеп, тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Көндез урыны белән җил, көчәеп, 14 метрга, яшен вакытында исә 15-18 метрга кадәр җитә ала.

Төнлә термометрлар +13..+18 градусны күрсәтте. Көндез һава температурасы +23..+28 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казан шәһәрендә дә алмашынучан болытлылык, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Башкалада җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә, кайвакыт аның көче 14 метрга кадәр арта. Казанда көндезге максималь температура +24..+26 градус тирәсендә булачак.

Районда да шундый һава торышы көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев