Татарстанда яшәүчеләрнең бер өлеше сентябрьнең беренче яртысында август өчен өстәмә хезмәт хакы алачак.
30 августта — Татарстан Республикасы көнендә эшкә чыккан хезмәткәрләр бу өстәмә түләүне алырга хокуклы, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен аванс һәм хезмәт хакын исәпләү тәртибе РФ Хезмәт кодексының 153 нче статьясы белән көйләнә. Канун буенча хезмәткәрләргә компенсациянең ике варианты тәкъдим ителә. Беренче вариант буенча, 30 августтагы эш кимендә икеләтә күләмдә түләнә. Эш көне тулы булмаса (мәсәлән, смена берничә сәгать кенә дәвам итсә), икеләтә тариф гамәлдә эшләнгән вакытка гына кулланыла. Икенче вариант буенча, бәйрәмдә эшләнгән сәгатьләр өчен хезмәткәр өстәмә ял көне ала ала. Бу очракта 30 августтагы эш гадәти (берләтә) күләмдә түләнә, ә хезмәткәргә өстәмә ял бирелә.
Нет комментариев