Татарстанда сайлаучылар саны ачыкланды: 2,9 миллионнан артык граждан – исемлектә
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика буенча сайлау хокукы булган гражданнарның төгәл санын билгеләде. 2026 елның 1 июленә теркәлү базасында 2 923 997 кеше исәпләнә, дип яза «Татар-информ» МА.
Бу мәгълүмат – алда торган сайлау кампанияләренә әзерлекнең төп нигезе. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев аңлатканча, әлеге белешмәләр ярдәмендә сайлау округлары чикләре билгеләнә, бюллетеньнәрнең кирәкле саны исәпләнә, шулай ук технологик җиһазларны районнар арасында бүлү эше алып барыла.
Комиссия рәисе ассызыклаганча, төгәл статистик күрсәткечләр – сайлауларның законлылыгын, ачыклыгын һәм гаделлеген тәэмин итүче мөһим элемент. Бу мәгълүмат сайлау процессын оештыруның барлык этапларында файдаланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев