Татарстанда пенсия баллары ничек исәпләнә
Иминият пенсиясен алу өчен Татарстанда яшәүчеләргә ким дигәндә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга кирәк.
Бу балларның ничек формалашуы турында «Татар-информ» хәбәр итә.
ИПК саны рәсми хезмәт хакы һәм стаж күләменә бәйле. Керем никадәр югары булса, бер ел эчендә баллар шулкадәр күбрәк исәпләнә. Әмма чикләү бар: бер календарь елда максималь 10 балл алырга мөмкин. 2025 елда бер баллның бәясе 145,69 сум тәшкил итә, ә 2026 елдан ул 156,76 сумга кадәр артачак.
Баллар хезмәт эшчәнлеге өчен генә исәпләнми. Өстәмә ИПК социаль әһәмиятле чорлар өчен каралган:
· 1,5 яшькә кадәрге баланы карау: беренчесе өчен — 1,8 балл, икенчесе өчен — 3,6 балл, өченчесе өчен — 5,4 балл;
· Армиядә хезмәт итү: елына 1,8 балл. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен — 3,6 балл;
· I төркем инвалидны, инвалид баланы яки 80 яшьтән өлкәнрәк гражданинны карау — елына 1,8 балл;
•Ире — хәрби хезмәткәр белән мәҗбүри күченү яки дипломат белән чит илдә яшәү шулай ук пенсия коэффициентларына хокук бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев