Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстанда олимпиадачылар белән эшләүче педагогларның ставкалары расланды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты олимпиада хәрәкәтен үстерү буенча чараларда катнашучы педагогик хезмәткәрләрнең сәгатьлек хезмәт хакы ставкаларын раслады, дип яза «Татар-информ» МА.

Ставкалар педагогның квалификациясенә һәм эш төренә карап билгеләнә. Олимпиада эшләрен тикшерү, биремнәр әзерләү һәм уку-җыюлар үткәргәндә иң югары ставка (сәгатькә 470 сум) профессор, фән докторы гыйльми дәрәҗәсе, шулай ук «РФ халык укытучысы» һәм «ТР халык укытучысы» мактаулы исемнәре булган хезмәткәрләргә каралган.

Доцент, фән кандидаты дәрәҗәсе, «РФ атказанган укытучысы», «РФ югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» һәм «ТР атказанган укытучысы» исемнәре булган педагоглар өчен ставка – сәгатькә 358 сум. Гыйльми дәрәҗәсе һәм мактаулы исемнәре булмаган педагогик хезмәткәрләргә – сәгатькә 245 сум.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына олимпиада хәрәкәтен үстерү чараларында катнашучы педагогларның хезмәтен түләү тәртибен эшләп раслау йөкләнелде. Кабул ителгән карарның үтәлешен күзәтү шушы ук министрлыкка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев