Татарстанда матур датага 600 пар гаилә корды
2026 елның 26 июнендә, матур санлы көндә, Татарстан ЗАГСлары якынча 600 никахны теркәгән. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Тантаналар республиканың 45 төрле мәйданчыгында – гадәти никах сарайларыннан алып күчмә локацияләргә кадәр – узды. Көн быелның беренче яртысында иң күп язылышучылар җыйды. Казанда 114 пар, Чаллыда 74, Арчада 23, Түбән Камада 21, Тукай районында 22, Әлмәттә 16 пар гаилә корды.
ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова әйтүенчә, республикада никах өчен иң яраткан айлар – июль һәм август. Узган ел язылышуларның өчтән бер өлеше шушы ике айга туры килгән. Шулай ук дәүләт бәйрәмнәре – Россия көне, Татарстан көне, Халыклар бердәмлеге көнендә никах теркәтү дә елдан-ел популярлаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев