Татарстанда май аеның беренче көннәреннән башлап, иртәнге (фаҗыр) һәм кичке (ястү) намазларының вакытлары үзгәртелә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
– Татарстанда майдан август башына кадәр төбәгебезнең географик үзенчәлекләре сәбәпле, кояш баегач күк йөзендә аксыл таң шәфеге иртәнге таң аклыгы белән тоташа – төн буе горизонтта аклык югалмый. Шуңа күрә, безнең республикада астрономик исәпләүләр ярдәмендә кичке намазның керү вакытын, шулай ук «сәхәр» тәмамлануын һәм иртәнге намазның башлануын анык билгеләү мөмкин түгел, – дип аңлаттылар нәзарәттә.
Билгеле булганча, яңа намаз тәртибе 5 майдан көченә керәчәк.
ТР Диния нәзарәтендә аңлатуларынча, Казан шәһәрендә 5 май көнне иртәнге намаз «чын төн» буенча төнге 23:54тә башлана. 5 майдан кояш баегач, чын төн юк инде. Бу чагыштырма исәпләү алдагы көн белән чагыштырганда нык аерылып торучы вакыт бирә. 5 майда кичке намаз – 21:00дә, 6 майда – 21:02дә, 7 майда – 21:04тә, һәм шулай дәвам итә. Иртәнге намаз (фаҗыр) 6 майда Казанда 01:49да, 7 майда 01:47да башкарыла.
Нет комментариев