Татарстанда мәчетләрне реставрацияләүгә 1,82 млрд сум юнәлтелгән
«КазанФорумы» кысаларында мөселман тарихи-мәдәни мирасын саклау турында фикер алышу узды. Анда Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет рәисе Иван Гущин республикада мәчетләрне торгызу эшләре белән таныштырды, дип яза «Татар-информ» МА.
Хәзерге көндә Татарстанда 1606 мәчет исәпләнә. Аларның 110ы – дәүләт сагында. Моннан тыш, мәчетләр белән бәйле 24 объект (мәдрәсәләр, мулла йортлары, уку йортлары) да саклау астына алынган.
2020 елдан башлап, мәчетләрне реставрацияләүгә 1,82 млрд сум акча юнәлтелгән. Бу акчаларның 873 млн сумы – бюджеттан тыш чыганаклар, 769 млн сумы – Татарстан бюджеты, ә 179 млн сумы федераль бюджет исәбеннән.
Биектау районы Айбаш авылында агач мәчетне торгызу эшләре тәмамланган. Аның ачылышы 20 мартта, Ураза гаете көнне булды.
Казанда 1897 елда төзелгән Завод мәчетен этаплап реставрацияләү эше дәвам итә. Бу эшләр хәйрия акчаларына башкарыла.
2026 елга планнарда – Кукмара районы Әсән-Елга авылында һәм Питрәч районы Шәле авылында урнашкан иске агач мәчетләрне торгызу. Әлеге проектларны финанслау чыганаклары эзләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев