САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда Күп функцияле гаилә үзәкләренә 85 гаилә мөрәҗәгать иткән

Узган елның декабрендә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә һәм Казанның Авиатөзелеш районында ачылган Күп функцияле гаилә үзәкләренә бүгенге көндә 85 гаилә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге үзәкләр ата-аналарга «бер тәрәзә» форматында социаль ярдәм күрсәтү һәм проблемаларын хәл итүдә индивидуаль ярдәм итү максатыннан оештырылган.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева аңлатуынча, үзәк белгечләре төрле катлаулы хәлдә калган гаиләләр белән эшли. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында опеканы торгызырга теләүчеләр, социаль куркыныч хәлдә булганнар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, шулай ук балалар белән үзара мөнәсәбәтләре бозылган ата-аналар бар. Психологлар һәм социаль педагоглар һәр очракны аерым тикшереп, диагностика үткәрә һәм проблеманы чишүнең шәхси программасын төзи. Ярдәм күрсәтү форматы гаиләнең ихтыяҗыннан чыгып билгеләнә: бер тапкыр бирелә торган консультациядән алып, даими озата баруга кадәр. Исегезгә төшерәбез, мондый үзәкләр «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында эшчәнлек алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев