САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда күп балалы гаиләләргә 55 меңнән артык җир кишәрлеге бирелде

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү эшләре актив дәвам итә.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин белдергәнчә, 2012 елдан бирле республикада 55,7 мең гаилә үз участогына ия булган, аларның 5,3 меңнән артыгы узган елда гына бирелгән. Бүгенгә Татарстанның 27 районында бу мәсьәлә тулысынча хәл ителгән, тагын 13 районда күрсәткечләр 90 проценттан артып китә. Шулай да республика буенча әле 12 меңнән артык участок җитми, бу кытлык аеруча Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Әлмәт районында сизелә. Шәһәрләрдәге җир җитмәү проблемасын хәл итү өчен күп балалы гаиләләргә күрше районнардан участок алу мөмкинлеге бирүче махсус законнар кабул ителде. Моннан тыш, узган елдан башлап гаиләләр җир урынына акчалата компенсация алу хокукына ия булды. 2026 елның февраль башына алынган мәгълүматлар буенча, мондый түләүгә 98 гариза кабул ителгән, аларның 45е уңай хәл ителгән инде. Министр җирле хакимият органнарына бу юнәлештәге эшне өстенлекле бурыч итеп куярга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев