Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда коткарылган Машка исемле пошины урманга җибәргәннәр

Татарстанда узган елда үлемнән коткарылган поши Машканы табигатькә җибәргәннәр, дип яза «Татар-информ» МА.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, узган елның май башында Машка — ул чакта яңа туган поши әле — Яшел Үзән районы Бритвино авылы янындагы урманда әнисе эзеннән барырга өйрәнгән. Бервакыт ул, көчен дөрес исәпләмичә, суга баскан һәм бата башлаган. Поши әнисе баласы янында калса да, аңа берничек тә ярдәм итә алмаган.

Бәхеткә, Машканы коткарып калганнар. Аның тормышы өчен җаваплылыкны Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр үзәге хезмәткәрләре үз өсләренә алган. Пошины бер ел буе күз уңыннан чыгармаганнар — башта аңа шешәдән сөт ашатканнар, ә соңыннан табигый ризыкка күчергәннәр. Нәтиҗәдә хайван, әсирлектә булуга карамастан, чын чабышлар ясый башлаган.

Машка үскәч, аны урманга чыгарганнар, иминлеген күзәтү җайланмасы урнаштырганнар. Беренче вакытта аны ашатып торачаклар, кирәк булса, белгечләр ярдәмгә киләчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев