Җәмгыять

Татарстанда көндез +26 градуска кадәр җылы, көчле җиле булачак

Бүген республика территориясендә алмашынучан болытлылык көтелә. Төп явым-төшемнәр көнчыгыш районнарга тупланчак, анда яшенле яңгыр, шулай ук боз явуы да ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.

Җил исә көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә өрә, ә кайбер урыннарда аның ишкеннәре 15–20 метрга кадәр көчәячәк. Һава температурасы көндез 21 градустан +26 градуска кадәр күтәреләчәк.

Районда да шундый һава торышы көтелә. 


Нет комментариев