Җәмгыять

Татарстанда көчле җил, яшен һәм томан: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә

10 июльдә республикада һава торышы кискен начарлана. Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Тагын томан төшү фаразлана, дип яза «Татар-информ» МА.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә: реклама билгеләре, агачлар, электр баганалары һәм йомшак нигездәге конструкцияләр янында торудан сакланыгыз. Яңгыр вакытында автомашинада булсагыз, әкрен хәрәкәт итегез, араны саклагыз.


Нет комментариев