Җәмгыять

Татарстанда көчле җил һәм +30 градус эссе фаразлана

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына таянып, бүген республикада көньяк-көнчыгыштан җил исәчәк. Аның тизлеге секундына 6-11 метр, ә көндез урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Һава температурасы көндез +25...+30 градуска җитәчәк. Явым-төшем көтелми, күбесенчә аязучан болытлы һава шартлары сакланачак.


Нет комментариев