Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда көчле яңгыр, яшен һәм боз явуы көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 23 июльдә Татарстанда һава торышы кискен начараячак.

Төнлә һәм көндез урыны белән көчле яңгыр, яшен, кайбер урыннарда боз явуы һәм җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

«Татар-информ» информацион агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе халыкны сак булырга чакыра. Урамда булганда агачлар, реклама щитлары һәм начар ныгытылган корылмалар яныннан ерагырак узарга, автомобильләрне дә алар янында калдырмаска киңәш ителә. Моннан тыш, өзелгән чыбыкларга һәм башка электр объектларына якын килергә ярамый. Төрле ашыгыч хәлләр килеп туганда тиз арада 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев