САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда кемнәргә машина йөртү таныклыгын бушлай алыштыралар

Татарстанда яшәүчеләр, машина йөртү таныклыгын алыштырганда, күп очракта дәүләт пошлинасы түләргә тиеш.

Кайбер категорияләргә кергән гражданнар федераль закон нигезендә бу түләүдән азат ителә, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. Машина йөртү таныклыгын бушлай алыштыру хокукына ия булучылар:

  • * Тарихи территорияләрдән күчеп килүчеләр. ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре РФ составына кергән вакытта анда даими яшәгән яки аннан алдарак күчеп киткән затлар.
  • * Украина гражданнары һәм Россиядә законлы рәвештә яшәүче гражданлыгы булмаган затлар. Әгәр кешенең вакытлыча яшәү рөхсәте (РВП), яшәү хокукы (ВНЖ), качак статусы, вакытлыча сыену урыны турында таныклыгы булса яки ул ватандашларны күчерү буенча дәүләт программасында катнашса, таныклык бушлай алыштырыла.
  • * Гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләр. Әгәр машина йөртү таныклыгы хуҗасы зыян күргән гадәттән тыш хәл (ЧС) нәтиҗәсендә югалса яки яраксыз хәлгә килсә, дәүләт пошлинасы алынмый.
  • * Хәрби-исәп белгечлеге булган призывниклар. Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм тиешле хәрби әзерлек үткән гражданнар.
  • * Хәрби хезмәттәге солдатлар. Хәрби хезмәткә чакырылган солдатлар, автобус белән идарә итү өчен «D» яки «D1» категорияләрен ачканда, пошлина түләмиләр.

Шулай итеп, республикада яшәүчеләрнең бер өлеше машина йөртү таныклыгын алыштырганда акчасын янга калдыра ала. Төп шарт — бу ташламалы категорияләрнең берсенә керүегезне раслаучы документ булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев