САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Кадрлар» проекты буенча бушлай укыту башланды

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты буенча бушлай һөнәр үзгәртүгә гаризалар кабул ителә башлады.

Хәзерге вакытта «Россия эше» порталында татарстанлылар өчен 32 белем бирү юнәлеше ачык, әмма якын арада бу исемлек тагын да киңәячәк. Программа кысаларында хезмәт базарында аеруча ихтыяҗ булган бухгалтер, веб-разработчик, техник ярдәм белгечләре, тегүче, шулай ук автобус һәм йөк автомобиле йөртүчеләре кебек һөнәрләрне үзләштерергә мөмкин. Уку процессында катнашу өчен әлеге порталда гариза калдыру һәм кадрлар үзәгендә һөнәри юнәлеш алу таләп ителә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына күрә, 2026 елда барлыгы 7,6 мең кешене яңа һөнәргә укыту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев