Татарстанда яшәүчеләр ЗАГС органнарына исем, фамилия яки әтисенең исемен алыштыру үтенече белән сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлады.
Бу хакта ТР Кабминының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтовага сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 2026 елның беренче яртысында мондый мөрәҗәгатьләр саны узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 3 процентка кимегән. Кимү тенденциясе моңа кадәр дә күзәтелгән: бер ел алдан бу күрсәткеч бер юлы 22 процентка төшкән иде.
Эльвира Әхмәтова сүзләренчә, сүз ФИОны тулысынча алыштыру турында бара, ә тәртибе шул ук кала: граждан башта гариза тапшыра, аннары ул стандарт тәртиптә карала. Әгәр исем-фамилиясен балигъ булмаган бала алыштырырга теләсә, аның әти-әнисеннән рәсми гариза таләп ителә.
Нет комментариев