Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда исем-фамилияне сирәгрәк алыштыра башладылар

Татарстанда яшәүчеләр ЗАГС органнарына исем, фамилия яки әтисенең исемен алыштыру үтенече белән сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлады.

Бу хакта ТР Кабминының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтовага сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 2026 елның беренче яртысында мондый мөрәҗәгатьләр саны узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 3 процентка кимегән. Кимү тенденциясе моңа кадәр дә күзәтелгән: бер ел алдан бу күрсәткеч бер юлы 22 процентка төшкән иде.

Эльвира Әхмәтова сүзләренчә, сүз ФИОны тулысынча алыштыру турында бара, ә тәртибе шул ук кала: граждан башта гариза тапшыра, аннары ул стандарт тәртиптә карала. Әгәр исем-фамилиясен балигъ булмаган бала алыштырырга теләсә, аның әти-әнисеннән рәсми гариза таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев