Җәмгыять

Татарстанда йөзләрне тану видеокүзәтү системасы эшли башлады

Татарстанда йөзләрне тану функциясе булган видеокүзәтү системасы гамәлгә кертелде.

Проектның беренче этабы тәмамланды: системаның төп платформасы (ядросы) эшләнде һәм 100 «акыллы» камера урнаштырылды. Бу турыда ТР цифрлы үсеш министры Илья Начвин белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА 

Әлеге эшләр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә башкарылды һәм 2025 ел ахырында төгәлләнде. Бу — тулысынча Ватан эшкәртмәсе.

Быелгы елга төп бурыч — камералар санын арттыру һәм системаның функциональ мөмкинлекләрен киңәйтү.


Нет комментариев