Татарстанда йортсыз хайваннар белән эшләү кагыйдәләрен үзгәртәчәкләр
Татарстан Республикасында хуҗасыз хайваннарны тоткач, элеккечә приютларга түгел, ә вакытлыча тоту пунктларына урнаштыра башлаячаклар.
ТР Дәүләт Советының VII чакырылыш утырышында депутатлар тиешле закон проектын якладылар, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА. ТР Кабинет Министрының Ветеринария баш идарәсе начальнигы вазифасын башкаручы Ильшат Гыйниятуллин аңлатканча, законны кабул итү хуҗасыз дүрт аяклылар белән эшләү нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта алар белән эшләү тәртибе үзгәрешсез калачак: 20 көн дәвамында хайваннарны котыру авыруына каршы вакцинацияләячәкләр һәм стерилизацияләячәкләр, шуннан соң агрессив булмаганнарын элеккеге яшәү урыннарына кайтарачаклар, ә агрессия күрсәтүчеләрен яңа хуҗалар тапканчы яки табигый үлемгә кадәр тотуны дәвам итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев