Татарстанда илкүләм проектларга 20,6 млрд сум юнәлдерелгән
Татарстанда 1 июльгә илкүләм проектларны финанслау 20,6 млрд сумга җиткән, бу еллык планның 38 проценты, дип яза «Татар-информ» МА.
Бүлеп бирелгән акчаның иң күп өлеше дүрт проектта: «Гаилә»гә – 8,4 млрд (планның 47%), «Яшьләр һәм балалар»га – 4,2 млрд (55%), «Тормыш өчен инфраструктура»га – 3,8 млрд (19%) һәм «Пилотсыз авиация системалары»на – 2 млрд сум (100%).
2026 елда республикада 11 илкүләм проектны тормышка ашыру өчен 53,8 млрд сум каралган, шуның 28,8 млрд сумы – федераль бюджеттан, 25 млрд сумы – республика акчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев