Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 елда 13 мең студент эш белән тәэмин ителәчәк
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына ярашлы рәвештә, ел саен җәй көне студентлар отрядлары составында 13 меңнән артык кеше эш белән тәэмин ителә.
Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә хәбәр иттеләр.
Татарстанның студентлар отрядлары ике ел дәвамында илдә иң яхшылардан булып таныла. Студентларның хезмәт отрядларын үстерү юнәлешендә 2025 елда илкүләм проект бурычларына ярашлы берничә максат куела.
Республика предприятиеләрендә эшләү өчен быел 5 меңнән артык студент эшче белгечлекләренә укытылачак. Кадрлар әзерләү берничә юнәлештә алып барыла. Аерым алганда, 2024 елда 4946 кеше – федераль субсидияләр нигезендә, 620 кеше – Татарстанның мәшгульлек үзәкләре белән хезмәттәшлектә, ә 851 кеше студентлар отрядлары үзәгенең белем бирү лицензиясе буенча укытылган.
Татарстан яшьләреннән тыш, республикага илнең башка төбәкләреннән дә кадрлар җәлеп ителә. Үткән ел 4 Бөтенроссия хезмәт проекты гамәлгә ашырылган – аларда эшләр өчен илнең 45 төбәгеннән һәм 92 югары уку йортыннан 1761 студент килгән.
2025 елның гыйнвар-февраль айларында «КАМАЗ» предприятиесендә илдә беренче Бөтенроссия кышкы хезмәт проекты оештырылган. Анда илнең 13 төбәгеннән 213 студент катнашкан. Быел җәй шулай ук тагын 300 кешене эш белән тәэмин итәргә планлаштырыла. «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә 16 төбәктән килгән студентлар композит материаллар заводында эшли. Апрельдән предприятиедә студентлар катнашында төзелеш башланачак, ә җәй көне яшүсмерләр өчен хезмәт проекты оештырылачак. Бүген махсус икътисади зонада студентлар отряды әгъзасы булып торган 1,5 мең кадрга ихтыяҗ бар.
Татарстандагы хезмәт проектларына чит ил студентлары да җәлеп ителә. Мәсәлән, узган ел Беларусьтан – 7 һәм Кыргызстаннан 6 студент Лениногорск үзәк район хастаханәсендә эшләгән, шулай ук Беларусьтан 10 студент республиканың балалар сәламәтләндерү лагерьларында хезмәт куйган. Ә Татарстанның 49 студотрядчысы – Беларусь территориясендә, 37 кеше Төркия, Мисыр һәм Бангладештагы халыкара атом электр станцияләре төзелешендә эшләп кайткан.
Балигълык яшенә җитмәгәннәрне эш белән тәэмин итүгә дә зур игътибар бирелә. Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, өлкән сыйныфларда укучыларның 91 проценты эшкә урнашырга теләк белдерә. Татарстанда 2024 елга 16-17 яшьләрдәге 78,5 мең яшүсмер теркәлгән. Узган ел аларның 3,3 меңе (өлкән сыйныфларда һәм махсус һөнәри белем бирү оешмаларының беренче курсында укучылар) студентлар хезмәт отрядлары аша эш тапкан.
2025 елда илкүләм буенча төп бурычлар – яшьләргә социаль статус һәм һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру, аларның гражданлык активлыгын арттыру, яшьләр арасында халыкара хезмәттәшлекне ныгыту, яшьләр өчен инфраструктура булдыру.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-2025-elda-13-men-student-es-belan-taemin-itelacak-5901067
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев