Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда икенчел торак һәм җир участокларына сорау арткан

Татарстанда 2026 елның июнендә икенчел күчемсез мөлкәт базарында килешүләр саны май ае белән чагыштырганда 26,3% ка күбәйгән.

Ресрублика буенча Росреестр идарәсе мәгълүматларына таянып «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, җәйнең беренче аенда сату-алу килешүләре нигезендә күчемсез мөлкәткә хокуклар күчүнең 15,5 мең очрагы теркәлгән, ә май аенда бу күрсәткеч 12,2 мең булган. Уткән елның июне белән чагыштырганда теркәлгән килешүләр саны 38,3% ка арткан.

Бер ай эчендә сорауның иң зур үсеше шәхси торак йортлар сегментында теркәлгән, анда килешүләр саны 57,5% ка артып, 1,48 мең тәшкил иткән. Җир участоклары сатып алу 28% ка артып, 8,06 мең килешүгә җиткән, ә торак урыннар белән килешүләр саны 20,8% ка күбәеп, 5,43 мең очрак тәшкил иткән. Барлыгы 2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда хокуклар күчүнең 75,8 мең очрагы теркәлгән, бу узган елның шушы ук чоры күрсәткеченнән 26,3% ка күбрәк.

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатканча, мондый активлык кешеләрнең торак шартларын яхшыртырга омтылуын ачык күрсәтә. Үз чиратында, Татарстан Риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев мондый динамиканы ипотека ставкаларыннан файдалану мөмкинлеге кимү, гражданнарның бер өлешендә банк вклады сроклары тәмамлану һәм югары төп ставка чорыннан соң тоткарланып килгән сорауның тормышка ашуы белән бәйләде. Аның сүзләренчә, күчемсез мөлкәт базарының һөнәри катнашучылары икенчел торакка сорауның алга таба да артуын көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев