Җәмгыять

Татарстанда июль уртачадан бераз эссерәк була

Гидрометеорологлар фаразынча, июль аенда республикада һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечтән 0,5 градуска югары булачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Климат нормасы буенча, июльдә Татарстанда уртача температура +19,9 градус, Казанда исә +20,5 градус тәшкил итә. Гамәлдә бу саннар якынча +20,4 һәм +21,0 градуска кадәр күтәреләчәк.

Явым-төшемгә килсәк, аның айлык күләме еллык уртача нормадан тайпылмаячак – республика буенча 56 миллиметр, Казан өчен 63 миллиметр көтелә.

Районда да июльдә охшаш һава торышы булачак.


Нет комментариев