13 августта Татарстанда, шулай ук Сарман районында, һава шартлары начараюы көтелә.
«Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, республикада яшенле яңгыр явачак, ә җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук төнлә һәм иртән урыннары белән куе томан төшүе ихтимал.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре мондый һава торышында саклык чараларын күрергә чакыра: реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр бирү линияләре янында ышыкланырга ярамый. Балаларга, өлкәннәргә һәм сәламәтлекләре начар булган кешеләргә карата игътибарлы булу сорала.
Катлаулы яки куркыныч ситуацияләр килеп чыкканда кичекмәстән 112 бердәм номерына шылтыратыгыз.
Нет комментариев