Татарстанда яшь галимнәргә торак шартларын яхшырту өчен грантлар бирелә башлый
Татарстанда яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту өчен грантлар бирү конкурсына гаризалар кабул итү старт алды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән 2026 елда конкурс нигезендә һәрберсе 1 млн 375 мең сумлык 16 грант биреләчәк. Яшь галимнәргә ярдәм итү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә, – дип билгеләп үтелә ведомство хәбәрендә.
Грантка гражданлыгы, фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе булган 35 яшькә кадәрге яки фәннәр докторы дәрәҗәсе булган 40 яшькә кадәрге кешеләр дәгъва кыла ала. Конкурста катнашучыларның фәнни эш стажы 3 елдан ким булмаска, ул социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исәбендә торырга, шулай ук фәнни эшчәнлектә уңышлары булырга тиеш.
Җиңүчеләр алган акчаларны торак өчен түләүнең беренче өлешен, социаль ипотека буенча торакның түләнмәгән өлешен яки максатлы акчалата заем буенча калган бурычны түләүгә юнәлтә алачак.
Гаризалар 2026 елның 14 сентябренә кадәр кабул ителә. Документлар ТР Яшьләр эшләре министрлыгында (Казан, Сафьян ур., 5 йорт, 307 каб.) эш көннәрендә сәгать 9.00–18.00 (төшке аш 12.00–13.00) аралыгында кабул ителә.
Конкурс йомгакларын 2026 елның 26 ноябреннән соңга калдырмыйча игълан итү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев