Җәмгыять

Татарстанда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу өчен җаваплылыкны аңлатачаклар

Бүген, 3 июльдә, Россия Президентының Татарстандагы приемнарында махсус телефон линиясе эшләячәк. Аның максаты – гражданнарга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган очракта көтелә торган хокукый нәтиҗәләрне аңлату, дип яза «Татар-информ» МА.

Кайнар линиядә Татарстанлыларның сорауларына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк Баш идарәсе белгечләре җавап бирәчәк. Чара иртәнге сәгать 10.00 башланып, төшке 12.00 кадәр дәвам итәчәк.

Кызыксынган һәркем 221-80-35 телефоны аша шалтыратып, үзен борчыган сорауларга аңлатма ала ала.


Нет комментариев