Җәмгыять

Татарстанда яңа судьялар билгеләнде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасының берничә судына яңа кадр билгеләүләр турында указга кул куйды. Документ Рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган, дип яза «Татар-информ» МА.

Яңа тәгаенләүләр буенча:

  • Альбина Хәбибуллина – Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы;

  • Эльвира Хаҗиева – Балтач район суды рәисе;

  • Ринат Сәхәвов – Лениногорск шәһәр суды рәисе;

  • Радик Зиннәтов – Яр Чаллы шәһәр суды рәисе;

  • Рөстәм Галимуллин – Яр Чаллы шәһәр суды рәисе урынбасары;

  • Елена Ефремова – Әлмәт шәһәр суды судьясы;

  • Данис Камалов – Казанның Совет районы суды судьясы.

Указ имзаланган көннән үз көченә керә.


Нет комментариев