САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда һава торышы: бераз яңгыр һәм 22 градус җылы булачак

Сишәмбе көнне республикада үзгәрешле болытлы һава шартлары өстенлек итәчәк. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, иртәнге сәгатьләрдә кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә, яшенле яңгыр ихтималы да бар. Аерым районнарда томан төшүе мөмкин. Көндез кайбер урыннарда бераз яңгыр яварга мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.

Җил төньяк-көнчыгыш яктан секундына 6-11 метр тизлектә исә, кайвакыт аның тизлеге 15-16 метрга кадәр көчәячәк.

 

Төнлә һава температурасы +5..+10 градус тирәсендә булачак. Көндез һава +12..+17 градуска кадәр җылыначак, кайбер урыннарда термометрлар +22 градуска күтәреләчәк.

 

Казан өчен көтелгән һава торышы: үзгәрешле болытлы, бераз яңгыр. Җил тизлеге – секундына 6-11 метр, көчәйгәндә 15 метрга кадәр җитәчәк. Шәһәрдә көндезге максималь температура +13..+15 градус була.

Районда да шундый ук һава торышы саклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев