Җәмгыять

Татарстанда һава торышы: аязучан болытлы, явым-төшемсез, +31 градус җылы

Татарстанда бүген аязучан болытлы булачак, явым-төшем көтелми. Гидрометеоүзәк хәбәр итүенчә, көньяк һәм көньяк-көнбатыш җилнең тизлеге – секундына 5-10, көндез кайбер урыннарда 14 метрга кадәр көчәя, дип яза «Татар-информ» МА.

Төнлә температура +7…+12 градус, көнбатышта кайбер районнарда +17 градуска кадәр җылы булган. Көндез һава +26…+31 градуска кадәр җылыначак.

Казанда да явым-төшемсез, үзгәрүчән болытлылык көтелә. Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан (5-10 метрга кадәр), кайвакыт көчәюе мөмкин. Һаваның максималь температурасы +29…+31 градус булачак.

Районда да шундый һава торышы саклана. 


Нет комментариев