Татарстанда бүген көндез температура +25…+30 градуска кадәр күтәреләчәк. Һава алмашынучан болытлы булыр, дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Республиканың көнчыгыш районнарында кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Явым-төшемнәр урыны белән генә көтелә.
Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка борылачак, тизлеге секундына 5–10 метр булачак. Татарстан Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, башка төбәкләрдә явым-төшемсез эссе көн көтелә.
Районда да шундый һава торышы саклана.
Нет комментариев