Татарстанда газета киосклары үсешенә өч еллык стратегия билгеләнде
Татарстанда 2026–2030 елларга матбугат продукциясен стационар булмаган сәүдә объектлары аша тарату системасын хуплау һәм үстерү буенча чаралар планы («юл картасы») расланды. Документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды, дип яза «Татар-информ» МА.
План буенча, ел саен киосклар урнаштыру схемалары яңартылачак һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында бастырылачак, шулай ук муниципаль милектәге объектларны арендалаган киоск хуҗалары өчен ташламалы аренда ставкасы билгеләнәчәк. Моннан тыш, киосклар куярга яраклы буш җир участоклары турында мәгълүмат ел саен тәкъдим ителәчәк.
Транспорт, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, социаль яклау объектларында, күпфункцияле үзәкләрдә, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, шулай ук кунакчыллык өлкәсе оешмалары территориясендә матбугат сату өчен сәүдә мәйданнары (киосклар, павильоннар, мини-киосклар, вендинг аппаратлары, автолавкалар) бирүдә эшмәкәрлек субъектларына ярдәм күрсәтү даими рәвештә алып барылачак.
2029 елга киоскларны урнаштыру турындагы муниципаль актларга үзгәрешләр кертү күздә тотыла – бу үзгәрешләр матбугат сату өчен искергән конструкцияләрне яңа форматларга алыштыруны һәм хәрәкәт итүче арендаторның хокукларын саклап калуны гарантияли. Шул ук елны 2005 елның 26 маендагы 740-р санлы Министрлар Кабинеты карары белән расланган газета-журнал киоскларында ККМ кулланмыйча сатыла торган өстәмә таварлар ассортименты да яңартылачак.
Матбугат сату белән шөгыльләнгән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм чаралары ел саен күрсәтелергә, ә аларны хуплау буенча яңа инициативалар каралырга тиеш. Моннан тыш, ел саен укуны популярлаштыру чаралары планы төзеләчәк, ә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемаларына югары кулланучылык активлыгы һәм туристик потенциалы булган территорияләрдәге җир участоклары (бердәм төзекләндерү һәм архитектура таләпләре нигезендә) кертеләчәк.
Киосклар санының ел саен квартал саен мониторингы да планга кертелгән.
Карарның үтәлешен «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы контрольгә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев