Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда газ инспекторларын фатирга кертмәүчеләр 1,1 млн сум штраф түләгән

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан газ хезмәткәрләрен фатирларына кертмәгән гражданнарга карата административ чаралар кулланылды, дип яза «Татар-информ» МА.

Ведомство мәгълүматларына караганда, быел мондый хокук бозулар буенча 647 очрак теркәлгән. Шуларның 185е буенча штраф салынып, гомуми сумма 1 миллион 100 мең сум тәшкил иткән. Тагын 102 материал буенча тикшерү бара.

Инспекция шулай ук газ җиһазларына хезмәт күрсәтү килешүен төзүдән баш тарту, торак бүлмәләрен рөхсәтсез үзгәртү һәм газ аппаратларын алмаштыру очракларын да караган. Мондый бозулар өчен штрафлар суммасы 425 мең сумга җиткән.

Дәүләт инспекторлары искәрткәнчә, газ хезмәткәрләрен кертмәү куркынычсызлык таләпләрен бозу булып тора. Бу шартлау, янгын кебек фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә белгечләр гражданнарга газ җиһазларын вакытында тикшертү һәм хезмәт күрсәтү оешмалары белән хезмәттәшлек итү мөһимлеген искәртә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев