Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда эссе көн көтелә: яңгыр, яшен һәм 32 градуска кадәр җылы

6 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава шартлары көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр булса, көндез яңгыр аерым районнарда гына фаразлана. Яшенле яңгыр вакытында боз яву ихтималлыгы да бар, дип яза «Татар-информ» МА.

Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итә, көчәю вакытларында ул 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +16..+21 градуста саклана. Көндез термометрлар +23..+28 градусны күрсәтәчәк, ә республиканың көнчыгыш өлешендә аерым пунктларда +32 градуска кадәр эссе була.

Казанда шулай ук үзгәрүчән болытлы һава көтелә. Яңгыр кыска вакытлы булырга мөмкин, яшен ихтимал. Җил тизлеге секундына 6–11 метр, көчәю вакытында 18 метрга кадәр җитәчәк. Башкалада көндез иң югары температура +25..+27 градус тирәсендә көтелә.

Районда да шундый һава торышы булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев