Татарстанда эшмәкәрләрнең иң яхшы координация советына конкурс узачак
Татарстан Республикасында «Муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы иҗтимагый / эшмәкәрләр координация советы» VII республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. ТР Кече һәм урта бизнес ассоциациясе советы рәисе Фәрид Сафин сүзләренчә, быел барлык районнардан да катнашуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
– Катнашучы муниципаль районнар санының уңай динамикасы күзәтелә. Беренче конкурслардан башлап, катнашучылар саны елдан-ел арта. Башта 20-25 район тирәсе катнашса, хәзерге вакытта республиканың барлык муниципаль районнары диярлек конкурска кушылды, – диде ул.
Ул бүгенге көндә ТРның 45 муниципалитетыннан 42се гариза тапшырганын да өстәде. Узган елларда гариза бирмәгәннәр дә конкурс финалына иң яхшы тәҗрибә белән танышу һәм Татарстан вәкилләре белән әңгәмә кору өчен килгән.
ТР Кече һәм урта бизнес ассоциациясе президенты Ильяс Нуриев фикеренчә, конкурс бизнес-форумның бер төре булып, беренче чиратта эшмәкәрләрнең Татарстан җитәкчелеге белән диалогына юнәлдерелгән.
– Бу шәхси очрашулар гына түгел, шулай ук кызыксындырган сораулар бирү һәм аларга җавап ишетү мөмкинлеге. Бер-беребезне белү өчен түгел, ә бизнеска үсәргә, исән калырга ярдәм итәчәк файдалы бәйләнешләр табу өчен. Чөнки хәзер һәрвакыттагыча күбрәк барлык эшмәкәрләрнең берләшүе мөһим, – дип ассызыклады Нуриев.
Конкурс финалы 25 майда Казан янындагы Биектау районындагы Озерный бистәсендә уза. Тулырак программа, урын һәм вакыт белән конкурс сайтында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев