САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда директорларны укытучыларның уңышлары өчен бүләкләячәкләр

Татарстанда 2025 ел нәтиҗәләре нигезендә уздырылачак республика конкурсында җиңүче педагогларның мәктәп һәм колледж директорларына бертапкырлы премияләр биреләчәк.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Түләү күләме 30 мең сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза үтә. Премияләрне түләү өчен акча республиканың 2026 елгы бюджетына кертелгән инде.

Әлеге ярдәм чарасы гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы учреждение җитәкчеләренә кагыла. Яңалыкның максаты — административ командаларга ярдәм итү, алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату һәм төбәктә белем бирү сыйфатын күтәрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев