САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда чыпчыклар исәбен алдылар: 7 меңгә якын кош теркәлгән

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, республика халкы «Чыпчыклар куакта — 2026» Бөтенроссия акциясендә актив катнашты.

Ел саен уздырыла торган әлеге мониторинг кысаларында Татарстанның 401 кешесе кыр һәм йорт чыпчыкларының санын исәпләп чыкты. Бу чара кошлар популяциясен күзәтү һәм биологик төрлелекне саклау өчен мөһим. Акциядә катнашучылар, чыпчыкларны табып, аларны фотога төшерделәр һәм GPS ярдәмендә координаталарын проект сайтына юлладылар. Татарстанда барлыгы 6 948 чыпчык теркәлгән. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре, шулай ук Буа һәм Тәтеш районнары халкы аеруча активлык күрсәткән. Мониторинг илнең 87 төбәгендә үткәрелде, барлыгы 322 меңнән артык кош исәпкә алынды. Экологик чарада катнашучыларның һәрберсенә исемле электрон сертификатлар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев