Җәмгыять

Татарстанда бүген яшенле яңгыр булачак, боз явуы ихтимал

Бүген республика территориясендә болытлы һава торышы көтелә. Көндезге сәгатьләрдә яңгырлар, яшен күренешләре, шулай ук урыны белән боз явуы мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.

Синоптиклар кисәтүенчә, көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, ә көчәю вакытында аерым районнарда 15-18 метрга кадәр җитә ала.

Һава температурасы көндез +21...+26 градус тирәсендә була.

Районда да шундый һава торышы көтелә. 


Нет комментариев