Республикада көндез алмашынучан болытлылык, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен ихтимал. Иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә. Көндез аерым урыннарда җил көчәеп, секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин. Һава максималь +23..+28 градуска кадәр җылыначак.
Казанда алмашынучан болытлылык, явым-төшем булуы көтелми. Көндез термометрлар +25..+27 градусны күрсәтәчәк.
Районда да шундый һава торышы көтелә.
Нет комментариев