Татарстанда боз явуы һәм секундына 20 метрга кадәр җил көтелә
18 июнь төнендә Татарстанның кайбер төбәкләрендә һәм Казанда яшенле яңгыр, боз, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
Һава торышы бозылу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына качарга ярамый, дип кисәтә.
– Урамнарда һәм юлларда хәрәкәт иткәндә сак булыгыз. Балаларны күз уңыннан чыгармагыз, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Гадәттән тыш хезмәтләрнең телефоны – 112, – дип хәбәр итә ведомство.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев