Иртәгә республика территориясендә алмашынучан болытлы һава шартлары көтелә. Көндезге сәгатьләрдә кайбер районнарда яшенле яңгырлар узачак, урыны белән боз төшүе ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.
Метеорологлар фаразлавынча, көньяк-көнбатыш җиле секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк. Яшен вакытында исә җилнең ирекле тизлеге 15-20 метрга кадәр артырга мөмкин.
Һава температурасы көндез 23-28 градус җылы була. Явым-төшемнәр кыска вакытлы булуы көтелә.
Район территориясендә дә шундый ук һава торышы саклана.
Нет комментариев